хәзер паркта прокатка чаңгы алып торып була, анда бер будка тора, «татнефть» кебек язу язылган аңа. бәяләрен сорамадым. чаңгы юлы элекке кебек түгел. элек юл бар иде, парк тирәли, анда 4 енче мәктәпләр йөрегәндер. ә хәзер анысын күрмәдем. ә менә паркның агачсыз яртысы әйләнәсендә чаңгы юлы бар, һәм ул киң, ягъни, ике гади юл бугай анда, арасында чаңгыны кыегайтып шуу ысулы өчен шома киң юл.
март-11 10:40 та өстәп язам:
эшләү вакыты: эш көннәрендә, ягъни, пн, вт, ср, чт, пт — 18:00 — 21:00. ял көннәрендә — сб, вс — 10:00 — 21:00, тәнәфес: 12:00-13:00, 17:00-18:00.
бәясе: олыларга 50 сум, балаларга 30 сум. бу бәя — 1 тапкыр йөрүгә, әгәр чаңгы алырга теләүче бүтән кеше булмаса, 2 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин.
размер: 35-45.
чаңгы будкасында эшләүче кешенең өендәге телефоны: 27954.
Оставить мнение