кукмара, 2018-12-8, өстән

«рамазан икмәге» цехында эш. саратовның «восход» заводы видеосы.

кукмарадагы «рамазан икмәге» цехында эш. монда кулланылган машиналарны ясаган саратовтагы «восход» заводы видеосы.

гаҗәеп телефоннан сөйләшү бәяләре

чыбыклы телефонга, бөтенләй сөйләшмәгәндә дә, ләкин, 3 секундтан әзрәк сөйләшү саналмый, айга 180 сум түлисе: letai.ru/phone/local/Тарифы-на-местную-связь?cityV=Кукмор. ни өчен шулай кыйммәт соң? — анда язылган: «тарифы установлены в соответствии с Приказом Федеральной антимонопольной службы России № 195/16 от 29 февраля 2016 года» — шуңа күрәдер. ә сотовый мтс та, татарстандагы мтска шалтыратканда, көн саен 20 минут […]

«ошторма кукмора»лар кайда булган?

вәлиев фәрит язган «история кукмора. медные заводы» дигән китапта хәзерге кукмара урынында «ошторма кукмора» дигән мари авылы һәм «малая ошторма кукмора» дигән чуваш авылы булуы әйтелә. ул китапның исеменең татарчасы «кукмара тарихы. бакыр заводлары». болар конкретно кайсы төштә булган икән? анда әйтелгән бу авылларның башка авыллардан ераклыкларыннан бу авылларның урынын мин таба алмадым әле, чөнки, […]

мультикоптердан төшерелегән тагын бер видео

Кукмара квадрокоптердан

Кукмара «квадрокоптер»дан

Татарча «Кукмара» сүзендә басым ахыргы иҗектә

Якынча ун ел бугай инде, «Металл савыт саба заводы» савытларына Kukmara дип язып чыгара, берничә ел элек аларның «ТНВ»-да рекламалары чыга башлады, урысча, анда алар бу сүзне басымны икенче иҗеккә куеп әйтәләр, ягъни, «кукма́ра» дип, әмма татарча ул «кукмара́» — басым ахыргы иҗектә. Хәзер инде, бүген, хәтта татар телендә дә рекламаларын күрдем бугай, һәм анда […]

МТС Кукмарада 4G интернет ясый

. (Кукмарада 4G интернет бар инде, Таттелекомныкы, ләкин аның ни дәрәҗәдә яхшы эшләгәнен белеп бетермим). ноя-22: алар аны хәзер үк ясап бетермиләрдер, кар күп яуды. бары тик мин канал казып анда торба күмгәннәрен күрдем. шул эшчеләр миңа моны әйтте. алар аны эшләп бетермәде бугай.

Муса Җәлил урамында яңа асфальт

Беренче мәктәп капкасыннан центрга (үзәккә) бара торган юлда яңа асфальт.

6 секундлы, 3,78 мегабайты видео: http:http://kukmara.ru/files/2015/09/MVI_6404.mp4 .